16+

Ирләрнең ни өчен күбрәк үлүләренең сәбәбе ачыкланган

Ир-атлар арасында үлүчеләр саны буенча Россия Европада беренче урынга чыкккан, дип яза РИА Новости. Бөтендөнья банкы уздырган тикшерүләрдән күренгәнчә, Россиядә 43 процент ир-ат 65 яшькә кадәр гүр иясе була. Ә менә иң озак яшәүче ирләр Исландия, Швейцария, Швеция, Италиядә икән.

Россиядә ирләрнең күпләп үлүен белгечләр 1990нчы катлаулы еллар белән бәйләп аңлата. Яшәү шартларының начарлануы, үз-үзеңә ышаныч булмау ир-атларга аеруча нык тәэсир итә икән. Ир-атлар сәламәтлеге өчен үзләренең җитештә яшәүләрен тою да кирәк. Профессор Михаил Колонтай фикеренчә, Россиядә күпчелек халык дөрес тукланмый. Ир- атларның күпләп бакыйлыкка күчүендә дә төп сәбәпләрнең берсе - сыйфатсыз ризык, спиртлы эчемлекләр куллану.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading