16+

Исхаковлар гаиләсе “Әни бөеклеге” форумында Тукай районын танытты (+фото)

Казанда ике көн дәвам иткән форумда төрле төбәкләрдән, Татарстан районнарыннан килгән үрнәк гаиләләр дә бар иде.

Исхаковлар гаиләсе “Әни бөеклеге” форумында Тукай районын танытты (+фото)

Казанда ике көн дәвам иткән форумда төрле төбәкләрдән, Татарстан районнарыннан килгән үрнәк гаиләләр дә бар иде.

Шуларның берсе, күркәм гаилә - Тукай районы Сәмәкәй авылыннан килгән. Искаховларның дүрт балалары бар. Ике бертуган кызны алар балалар йортыннан алганнар. 15, 13 яшьлек кызлар менә инде алты ел яңа гаиләдә гомер итә. Исхаковлар алар өчен әти белән әнигә әйләнгәннәр.

- Ятимлек ачысын тоеп үсмәсеннәр өчен, үзләрен тулы гаиләдә хис итсеннәр дип, кызларны гаиләбезгә алдык, - ди гаилә башлыгы Раиф абый. Әниләре исә Сәмәкәй мәдәният йортында эшли, кызларга чигү эшләрен дә өйрәтә, бергәләп ашарга да пешерергә өйрәнә алар, хезмәт яратып үсәләр. Исхаковлар авылда мал-туар асрый. 25ләп үгезләре, 400 тавыклары бар.

- Шәһәрдә бер көн дә тора алмыйбыз, авылда рәхәт, - ди алар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading