16+

Ишегалды бәйрәмендә кан басымын үлчәтеп булачак

Иртәгә, 29 август көнне сәгать 17.00дә Мәүлет урамы 40нчы йорт каршындагы ишегалды бәйрәмендә йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү максатында акция узачак.

Иртәгә, 29 август көнне сәгать 17.00дә Мәүлет урамы 40нчы йорт каршындагы ишегалды бәйрәмендә йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү максатында акция узачак.

Теләгән һәр кеше биредә инфаркт, инсультның килеп чыгу сәбәпләре белән танышырга, моның өчен нинди кисәтү чаралары күрергә кирәклеген белә алачак. Шулай ук кан басымын үлчәтү мөмкинлеге дә була. Кирәк кеше Сәламәтлек үзәкләренә диспансеризация узу өчен юллама алачак.
Болардан тыш теләүчеләргә акция кысаларында, махсус җайланма ярдәмендә биш минутлык диагностика да уздырачаклар. Әлеге прибор инфаркт, инсульт булу куркынычы янаган кешеләрне билгели, бу авыруларны кисәтү өчен индивидуаль дәвалану программасы төзергә булыша. Бәйрәмдә табибларга барлык кызыксындырган сорауларны бирү мөмкин булачак. Чарада катнашучыларны йөрәк- кан тамырлары авыруларын кисәтү буенча җыентык, кан басымын үлчәп, конрольдә тоту өчен махсус көндәлекләр көтә.
Мондый чаралар халык өчен бик файдалы уза, ди табиблар. Кисәтү эшләре алып бару нәтиҗәсендә, йөрәк- кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны кимегән. Ләкин барыбер, үлемгә китергән чирләр арасында йөрәк-кан тамырлары авырулары беренче урында кала бирә. Быелның җиде аенда гына да
бу авырулардан 13808 кеше вафат булган. Татарстанда йөрәк -кан тамырлары авырулары белән 327234 кеше исәптә тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading