16+

Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларга багышланган китап тәкъдим ителде

Татарстан Милли китапханәсендә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтова тамашачылар белән очрашты.

Татарстан Милли китапханәсендә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтова тамашачылар белән очрашты.

53 ел гомерен сәхнәгә багышлаган артист үзенең тормыш юлын күздән кичерде. Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов хезмәттәшенең иҗатына тукталды. Исламия Мәхмүтова язган «Син бит минем бергенәм», «Мәхәббәт чишмәсе» спектакльләреннән өзекләрне үзе, кызы Лилия белән кияве Ринат Шәмсетдинов күрсәттеләр.

Кичәдә Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларга багышланган китап та тәкъдим ителде. Гадәттәгечә, тамашачы Исламия ападан «Кыр казлары артыннан» җырын сорап җырлатты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading