16+

Исән калсаң сөенерсең дә бит...

Тимер юллар аша тиешле булмаган урыннарда чыккан өчен, җәяүләгә нибары 100 сум штраф салына. "Татар-информ" агентлыгында узган матугат конференциясендә Горький тимер юлларының территориаль идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Евгений Ананьин сүзләренә караганда, хәзер мәгънәсез адым ясаганчы, ныклап уйланырга туры киләчәк.

Исән калсаң сөенерсең дә бит...

Тимер юллар аша тиешле булмаган урыннарда чыккан өчен, җәяүләгә нибары 100 сум штраф салына. "Татар-информ" агентлыгында узган матугат конференциясендә Горький тимер юлларының территориаль идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Евгений Ананьин сүзләренә караганда, хәзер мәгънәсез адым ясаганчы, ныклап уйланырга туры киләчәк.

- Россия Федерациясе хөкүмәте "тимер юллардагы хулиганлык" ка кагылышлы карар чыгарды. Тимер юлларда һәм тимер юл хуҗалыгында кагыйдәләрне тупас бозучылар 500 мең сум штрафка тартылачак, хәтта, ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителәчәк, - диде Евгений Ананьин.
Вагон түбәсенә менү, хәрәкәтләнүче поездга яки электричкага ябышып бару-кагыйдәләрне тупас бозу санала. Мондый очракларда исән калып, төрмәгә эләгүеңә "сөенерсең". Быелның 31 маенда Казанның 86нчы мәктәбендә укучы 2002 елгы бала Әмәт станциясендә йөк вагоны түбәсенә менгән һәм электр тогы сугу сәбәпле, тәне 90 процентка пешкән. Свияжск станциясендә быелның 3 февралендә 23 яшьлек экстремал балигъ булмаган ике иптәше белән поездның соңгы вагонына ябышып китә. Тимер юлның 753нче километрына җитәрәк, 23 яшьлек егет беренче булып, вагоннан сикерә һәм җирдәге тимергә башы белән бәрелеп үлә. Икенче булып сикергән үсмер светофор баганасына берничә сантиметр гына эләкми кала. Өченчесе сикерергә куркып, алдагы станциягә кадәр бара, шунда аны полиция хезмәткәрләре эләктерә.
- Тимер юл аша җәяүлеләр кичүе көйләнелгән урыннарда да як-якка каранып чыгу кирәк. Колакчында музыка тыңлап, телефоннан сөйләшеп онытылып бару һич ярамый,-дип кисәтте Евгений Ананьин.-"Компрессорлар заводы" тукталышында тимер юл кичүен һәм автомобиль юлларын үзгәртеп төзү буенча планнар бар, чөнки әлеге участок бик хәвефле.
Совет районындагы 8 март урамында Онкология үзәге янында тимер юл аша җәяүлеләр күпере төзү планлаштырылган. "Бу күпер ел ахырына, ә төзелеш эшләре сузылган очракта да киләсе ел башында тапшырылачак", - диде Евгений Ананьин.
Тимер юлларның Юдино өлеше җитәкчесе Андрей Матвеев әйткәнчә, Татарстан эчендә 81 тимер юл кичүе урнашкан, шуларның унысында гына дежур хезмәткәр эшли.
- Светофор көйләүче тимер юл кичүләрендә транспорт чарасын идарә итүчеләр дә, җәяүлеләр дә җаваплылык күрсәтсеннәр иде.Күптән түгел Юдинода "КамАЗ" машинасын йөртүче инде килеп терәлгән поезд алдыннан чыга башлый. Поезд бәрдереде инде, әлбәттә. Тимер юллар аша чыкканда кулчатыр белән капланып чыгалар. Моның кадәр дә гамьсез булырга кирәкми бит инде,-ди Андрей Матвеев.
Горький тимер юлларының Казан территориаль идарәсе вәкилләре Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе белән актив хезмәттәшлек алып баруларын әйтеп үттәләр. Быел Казан-Юдино, Бөреле-Коркачык, Куланга-Ключи, Яшел Үзән-Васильево, Яшел Үзән-Волжск участокларындагы тимер юл кичүләренә видеокүзәтү камералары куелачак.
Татарстанда быел тимер юлларда 18 кешенең гомере өзелгән, 22 кеше төрле авырлыкта имгәнү алган. Фаҗигаләр санын арттырмыйк, юлларда сак булыйк!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading