16+

“IT-чемпион”нар айфонлы да була, торак-коммуналь хуҗалык өчен түләгән акчалары да кире кайтарыла

Хәзерге вакытта Татарстанда "IT-чемпион" акциясенең икенче этабы дәвам итә.

Хәзерге вакытта Татарстанда "IT-чемпион" акциясенең икенче этабы дәвам итә.

30 ноябрьдә укучылар арасындагы иң популяр конкурсларның берсенә нәтиҗәләр ясалачак.

Хәтерләсәгез, быелгы конкурсның беренче этабы 31 июльдә тәмамланды.
Анда Татарстанның 1 меңнән артык мәктәбеннән барлыгы 39 мең укучы катнашкан иде. Аларның барысы да 1-11 сыйныф укучылары. Аеруча күп балл җыйган районнарга килгәндә, Аксубай, Әлки, Кайбыч, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Балык Бистәсе районнарын аерып күрсәтергә мөмкин.

Конкурсның икенче этабында катнашкан укучылар саны тагын да күбрәк - 53 меңнән дә артып китә. Август-ноябрь айларында гына да аларның 63,3 мең татарстанлыны дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга өйрәткәнлекләре мәгълүм. Бу этапта Теләче, Арча, Тукай һәм Балтач районнары аеруча актив.

"30 ноябрьдә "IT-чемпион" бәйгесенең икенче этабына да нәтиҗәләр ясалачак. Җиңүчеләр дип республиканың төрле районнарыннан өч укучы игълан ителәчәк. Балларын истәлекле бүләкләргә - рюкзак, термос, колакчын, бейсболка, футболка, мәктәп формасына алыштырырга мөмкин булачак.
"IT-чемпион" бәйгесендә мәктәп укучылары белән беррәттән, өлкәннәр дә катнаша ала. Татарстан дәүләт порталыннан кулланган һәр кешегә махсус баллар өстәлә. Иң күп балл җыйган татарстанлылар смартфон, планшет ота яки торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнгән акчаны кире кайтара ала. Бу номинациядә конкурс 20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Беренче урын яулаган кешегә IPhone 6S смартфонын вәгъдә итәләр.

Икенче-өченче урын яулаучылар планшет белән бүләкләнәчәк. Ә менә 4-6 урын алган кешеләргә торак-коммуналь хуҗалык өчен түләгән акчалары кире кайтарыла. Тик бу сумма 10 мең сумнан артырга тиеш түгел икән.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 25 декабрьгә тәгаенләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading