16+

«Изумрудный город» яңа мөмкинлекләр ача

1995 елдан бирле балаларны хореография дөньясына гашыйк иткән «Дорога из города» бию театры бүген үзгәрешләр кичерә. Шуларның берсе - театрдан «Изумрудный город» эстрада бию студиясенең аерылып чыгып, мөстәкыйль рәвештә эшли башлавы.

1995 елдан бирле балаларны хореография дөньясына гашыйк иткән «Дорога из города» бию театры бүген үзгәрешләр кичерә. Шуларның берсе - театрдан «Изумрудный город» эстрада бию студиясенең аерылып чыгып, мөстәкыйль рәвештә эшли башлавы.


- Аерылуыбызның сәбәбе - хореографиядә яңа алымнар, яңа сулыш эзләү. Һәр балетмейстерның хореографиягә үз карашы бар. Без үз юлыбызны эзләп киттек, - дип аңлатты мөстәкыйль эшли башлауларының сәбәбен студия җитәкчеләре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Эльза һәм Айрат Кәлимуллиннар.
Аерылып чыксалар да, «Изумрудный город»та нинди дә булса кискен үзгәрешләр күзәтелми. Хәзер алар эстрада стиленә күбрәк йөз тота.

- Без «Дорога из города» театрына да охшаш булачакбыз дип тә әйтә алмыйм. Аерманы, без сәхнәгә чыккач, тамашачы үзе күрер. Балалар фикеренә дә колак салабыз. Әйтик, аларның бик популяр булган урам биюләрен башкарасылары килә. Без аны, эстрадага тартым итеп, тамашачыга тәкъдим итәчәкбез, - ди Эльза.
Хәзер төркем, төрле бәйгеләрдә катнашып, башка коллективлар белән танышу, үзләрен яңа форматта күрсәтүне максат итеп куйган. Моның өчен җәй дәвамында хореографиянең төрле юнәлешендә тәҗрибәләре булган педагоглар туплаганнар. Киләчәктә үз концертларын тәкъдим итмәкче алар. Бию театрыннан аерылсалар да, укырга керергә теләүчеләр саны да кимемәгән.

- Быел без укырга килүчеләр саны аз булыр дип көткән идек, ләкин алар ике тапкыр күбрәк булып чыкты. Иҗат йортыбыз Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә урнашкан, - ди хореографлар.
Бию студиясе бары тик балалар өчен. Биючеләрнең иң олысы - 15-16 яшьлекләр. Нәни биючеләр исә 3,5 яшьтә кабул ителә. Студия хореографлары фикеренчә, бию белән шөгыльләнә башлау өчен иң кулай вакыт - 4 яшь. Моңа кадәр, баланы гимнастикага йөртеп, буыннарын яздыра торырга була.

- Баланы, һичшиксез, биюгә бирергә кирәк. Биегән бала үзен иҗади яктан гына ачып калмый, бию сәламәтлеккә дә бик файдалы. Баланың мускуллары гына түгел, ул шәхес буларак та ныгый. Коллективта аралашырга, үз-үзен җиңәргә өйрәнә. Бию тарихын тирәнтен белү дә әле бу. Күнекмәләр ясый башлаганчы иң башта номерның нәрсә турында барганына төшендерәбез, - ди Эльза Кәлимуллина.
«Изумрудный город» ел саен Президент чыршы бәйрәмендә, Сабан туенда, «Ел хәйриячесе», «Ел җитәкчесе», республикакүләм Укытучылар көне, Шәһәр көне һ.б. бәйрәмнәрдә актив катнашып килә. Аларның чыгышын Бөтендөнья җәйге универсиада, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатының тантаналы чараларында да күреп булды. 2015-2016 елларда Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи концертларындагы бию номерларын да «Изумрудный город» башкарды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading