16+

«Кафе хезмәткәрләренең безнең чүплекне чүп-чар белән тутырырга хаклары бармы?»

«Декабристлар урамы, 85нче йорт каршындагы чүплек һәрчак тулы була, чөнки анда кафедан җыелган чүпне чыгарып ташлыйлар. Пакеты белән генә чүп чыгарсалар бер хәл, кайчак зур-зур катыргылар, әрҗәләр дә аталар. Йортта яшәүче халык чүбен кая ташларга белми аптырый.

«Кафе хезмәткәрләренең безнең чүплекне чүп-чар белән тутырырга хаклары бармы?»

«Декабристлар урамы, 85нче йорт каршындагы чүплек һәрчак тулы була, чөнки анда кафедан җыелган чүпне чыгарып ташлыйлар. Пакеты белән генә чүп чыгарсалар бер хәл, кайчак зур-зур катыргылар, әрҗәләр дә аталар. Йортта яшәүче халык чүбен кая ташларга белми аптырый.

Моның берәр чарасын күреп булмыймы? Тәүлек буе эшли торган кафе хезмәткәрләренең безнең чүплекне чүп-чар белән тутырырга хаклары бармы?


Декабристлар урамы, 85нче йортта яшәүчеләр.»

Әлеге кафены, аның янындагы чүплекне үз күзләребез белән карап кайтырга булдык. Чүплек чынлап та тулы. Контейнерларны тәртипкә китереп йөргән урам себерүче, редакциядән икәнебезне белгәч, үз зарын сөйли башлады.
– Контейнерлар күз ачып йомганчы тула, чөнки тәүлек буе эшли торган кафе 50шәр капчык чүп түгә. Кеше чүбен кая ташларга белми аптырый. Монда бит күн диваннарга кадәр чыгарып аталар. Йортта яшәүчеләр автомобильләрен чүплекләргә терәп үк куялар. Нәтиҗәдә, чүпне төяп китә торган машина эчкә үк керә алмый, кайбер чүп тулы капчыклар чүплектә утырып кала. Җәй көне монда түзеп булмаслык ис, күселәр йөгерешә, – диде урам себерүче.
Декабристлар урамындагы тәүлек буе эшли торган кафе шактый зур. Биредә пицца, хәләл ризыклар пешерәләр, кафедан кешенең өзелгәне юк. Безне кафеның администраторы бик җылы каршы алды. Бу проблема турында беренче тапкыр ишеткәндәй, сүзне икенчегә борырга маташты. Аның әйтүенчә, халык кафега яратып йөри, берәүнең дә кереп зарланганы юк.

– Без инде өч ел эшлибез. Чүпләребезне, кара төстәге пакетларга салып, чүплеккә чыгарабыз, җиргә куеп калдырганыбыз юк. Сезгә шикаять белән мөрәҗәгать иткәннәр икән, бу мәсьәләне контрольгә алырбыз, бу хакта җитәкчелеккә җиткерермен, – диде администратор егет, итагатьле генә.
Әлеге йортка хезмәт күрсәтүче Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясенә мөрәҗәгать иттек. Компаниянең тышкы төзекләндерү бүлеге хезмәткәрләре аңлатуынча, кагыйдә буенча, кафелар, барлар, мөмкинлек булганда, үз территорияләрендә чүплек урыны булдырырга тиеш. Әгәр дә чүплек булдыру өчен шартлар тудырылмаган икән, якын-тирәдәге йорт чүплегеннән файдалануга өч яклы килешү төзелергә тиеш. Чүплектән файдалану рөхсәте алу өчен – идарәче компания белән, чүпне алып китсеннәр өчен – торак-коммуналь хуҗалыгы, контейнерларны тоткан өчен подрядчы оешма арасында килешү төзелә. Декабристлар урамы, 85нче йорт тирәсендәге кафеның үз чүплек урынын булдыру мөмкинлеге юк, чөнки ул скверда урнашкан, янәшәдә – тукталыш. Әмма Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе хезмәткәрләре әйтүенчә, кафеның алар белән төзелгән килешүе дә юк. Димәк, алар чүпләрен йорт контейнерларына законсыз рәвештә ата дигән сүз. Кафе җитәкчесенең үзен күреп сөйләшеп булмады, администратор егет исә барлык документлар да тәртиптә дип ышандырырга тырышты. Бу мәсьәләдә алар барысын да җайга салырга, халык белән уртак тел табарга вәгъдә бирде.

Контейнердагы чүпне вакытында алып китмәгәндә, Декабристлар урамының 85нче йортында яшәүчеләр 8(843)236-41-23 телефоны аша заявка бирә ала.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading