16+

Кама Тамагында фаҗига - казанлы тау куышындагы кыядан егылган

Кама Тамагы районында бер ир Юрьев тау куышындагы кыядан егылып һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарә матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кама Тамагы районында бер ир Юрьев тау куышындагы кыядан егылып һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарә матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәрхүмнең гәүдәсе табылу турындагы мәгълүмат 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына бүген 9.50 сәгатьтә килеп ирешә.

Билгеле булганча, алты кешелек компания ял итәргә Юрьев тау куышлыгына кичә якынча кичке алтыларда ике автомобильдә килә. Ниндидер бер мизгелдә 31 яшьлек Казан кешесе тау куышыннан егыла.

Вакыйга урынына 116 нчы номерлы бүлекнең коткаручылары, полиция, шулай ук Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре килеп җитә.

Ир-атның гәүдәсе кыяда үскән агачка эләгеп кала. Мәрхүмне агачтан төшереп, коткару бавы ярдәмендә яр буена төшерәләр. Гәүдәне көймә белән Идел буенча Кама Тамагы пристаненә алып килгәннәр. Аннан моргка озаталар.

Фаҗига буенча тулырак мәгълүматны полиция хезмәткәрләре ачыклый.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading