16+

Камал театры 112 нче сезонын ача

6 октябрьдә легендар "Зәңгәр шәл" спектакле белән Гәлиасгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры 112 нче сезонын ачып җибәрә, ә 7 һәм 8 октябрьдә узган сезонның премьерасы Илдар Юзеевның "Ак калфагым төшердем кулдан" спектакле тәкъдим ителәчәк.

6 октябрьдә легендар "Зәңгәр шәл" спектакле белән Гәлиасгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры 112 нче сезонын ачып җибәрә, ә 7 һәм 8 октябрьдә узган сезонның премьерасы Илдар Юзеевның "Ак калфагым төшердем кулдан" спектакле тәкъдим ителәчәк.

Бу хакта бүген сезон ачылышына багышланган матбугат очрашуында билгеле булды.
Бу атнада Камал театрының яшь артистлары Казан халыкара аэропортында сезон ачылышына багышланган традицион флешмоб эшләделәр. Монда театрның "йөзек кашы" булган "Зәңгәр шәл" спектакленнән Булатны каршы алу күренеше күрсәтелде. Театрның директоры Ильфир Якупов фикеренчә, мондый чаралар халыкны уятып җибәрә.

- Әлеге флешмоб беренче чиратта безнең шәһәрдә татар театры барлыгын күрсәтү өчен оештырыла. Интернет ресурслар аша таралган видео ярдәмендә кешене уятып җибәрсәк, аларда кызыксыну уята алсак, бик яхшы. Әле мин тәнкыйть сүзләрен дә көтәм. Узган ел флешмобны метрода уздырган идек. Ул вакытта да тәнкыйтьләүчеләр булды. Ул да бик мөһим. Без ниндидер яңалык уйлап чыгармадык. Флешмобларны бөтен дөньяда кулланалар. Без дә кешедән ким түгел. Аллага шөкер, ресурсларыбыз да, бик теләп катнашкан яшьләребез дә бар. Бу эшне киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк, - ди ул.

Театр сезоны ачылу - ул зур бәйрәм, зур вакыйга. Шуңа күрә без моны үзебез өчен генә түгел, ә Татарстан халкы да, кунаклар да күрсен дип эшләдек, - диде театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Премьералар

Алар турында журналистларга Фәрит Бикчәнтәев сөйләде. Беренче премьера - кече сәхнәдә 14, 15, 17 октябрьдә уйналачак Сөмбел Гаффарованың "Килмешәк" исемле бер актлы пьесасы. Аны сәхнәгә Фәрит Бикчәнтәев куя. Пьеса Норвегия-Кытай-Россия илләренең уртак проекты, ул кешеләрнең һәм халыкларның мәҗбүри күчеп китү һәм миграция темасна багышланган.

- Бу - Сөмбел Гаффарованың дебюты. Безнең өчен ул шулай ук вакыйга. Гомумән, театрга яңа авторның килүе - ул вакыйга. Аның күренекле татар язучысының кызы булуы, әтисе юлыннан баруы сөенечле күренеш. Әсәр Кытайда язылган. Без аны бераз гына үзгәртеп эшләдек. Премьераны үзебез дә дулкынланып көтәбез, - диде Фәрит Бикчәнтәев.
Рольләрне Радик Бариев, Радик Нуриев, Люция Хәмитова, Алмаз Сабирҗанов, Илнур Закиров, Раил Шәмсуаров, Айгөл Абашева һәм башкалар башкарачак.

Икенче премьера 5-7 ноябрьдә уйналачак Нәкый Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу" спектакле. Театр өчен символик мәгънәгә ия әсәрне яшь режиссер Илгиз Зәйниев куячак. Режиссер үзенең Нәкый Исәнбәтне яратуын, аны "татар Шекспиры" дип санавын, пьесаны кую өчен шактый кыскартырга туры килүен әйтте. Төп рольләрдә - Эмиль Талипов һәм Ләйсән Фәйзуллина.

- Төп рольләрне уйнаучылар мәсьәләсендә икеләнүләр булмады. Бәлки труппада бу артистлар булмаса, спектакль куелмаган да булыр иде. Минем бөтен артистларны бергә җыю дигән күптәнге хыялым бар иде. Элек күмәк күренешле спектакльләр еш куелган. Хәзер бу сирәк күренеш. Ә премьерада труппаның 95 процент артисты катнаша, - диде режиссер.

Өченче премьера 1 декабрьдә куелачак. Ул - татар әдәбиятының классигы Аяз Гыйләҗевнең Фәрит Бикчәнтәев куелышында "Әтәч менгән читәнгә" әсәре. Баш рольдә - күп еллар дәвамында иҗади эзләнүләрдән соң театрга кире әйләнеп кайткан Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин.

- Әлеге әсәргә тукталуыбызның сәбәбе, беренчедән, Аяз абыйның тууына быел 90 ел тула. Безнең өчен ул кадерле. Без аңа үзебезчә, яратып Аяз абый дип әйтәбез. Ул театр белән бик дус булды. Әгәр ялгышмасам, аның берничә әсәре бездә куелды. Ул үзе, драматургиядә мин гонорар өчен генә эшлим, дип әйтә торган иде. Татар театрлары аның иң әйбәт драма әсәрләрен куеп бетерделәр инде. Шуңа күрә проза әсәрен сәхнәләштерергә булдык. Хәзер бит халык китап укымый. Бәлки, спектакль аша күреп, танышып, яңадан укый башларлар. Минемчә, ул гаҗәеп әсәр, - дип белдерде баш режиссер.

Дүртенче премьера - Зөлфәт Хәкимнең "Килә ява, килә ява" комедиясе. Аны Фәрит Бикчәнтәев яңартып куячак. Ә бишенче премьера апрельдә көтелә. Яшь режиссер Айдар Җаббаров Гаяз Исхакый әсәрләре буенча куелган "Тормышмы бу?" спектаклен иҗат итәчәк.

7 ноябрьдә театрда зур вакыйга көтелә. Икенче тапкыр Марсель Сәлиҗанов исемендәге премияләр тапшырылачак. Конкурста республиканың теартлары, язучылар, рәссамнар союзы, опера театры катнаша.

Төшеп калган спектакльләр

Бу сезонда Илгиз Зәйниев тарафыннан куелган ике спектакль репертуардан төшеп калды. Болар - Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябануы", Шекспирның "Ричард III"е. Балалар өчен куелган "Кечтүкле уен" спектакле дә репертуардан алынды. Шулай ук бу сезонда Туфан Миңнуллинның "Мулла" һәм "Авыл эте Акбай" спектакльләре дә репертуардан төште. "Мулла" спектакле белән саубуллашу 29 октябрьдә булачак.
- Спектакльләрнең репертуардан төшеп калуының сәбәбе бер генә була ала - аларга халык йөрми башлады, - диде Фәрит Бикчәнтәев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading