16+

Камал театры Шәһәр һәм Республика көне уңаеннан бүләк әзерләгән

25-29 августта, театраль сезон ачылырга бер ай кала, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 5 спектакль тәкъдим итәчәк. Традицион август спектакльләре - Шәһәр һәм Республика көненә Казан кунаклары өчен Камал Театрыннан бер бүләк.

25-29 августта, театраль сезон ачылырга бер ай кала, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 5 спектакль тәкъдим итәчәк. Традицион август спектакльләре - Шәһәр һәм Республика көненә Казан кунаклары өчен Камал Театрыннан бер бүләк.

Спектакльләр циклын 25 августта 19.00 сәгатьтә Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган "Бабайлар чуагы" спектакле ачачак. Әлеге дулкынландыргыч лирик комедиядә татар сәхнәсе мэтрлары катнаша: Ринат Тәҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев, Наил Дунаев һәм Наилә Гәрәева.

26 августта 18.00 сәгатьтә 4 сезон буе аншлаг җыйган "Мәхәббәт ФМ" спектакле күрсәтеләчәк.

27 августта 18.00 сәгатьтә казанлылар һәм шәһәребез кунаклары 110-нчы сезон премьерасы - Илгиз Зәйниевның "Көтәм сине" спектаклен карый алачак. Бала көтүче берничә пар мисалында, драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев, безнең җәмгыятьтәге бозыклык һәм гаделлек үрнәкләрен ачып бирә, "нәселебезне, халкыбызны, кешелекне дәвам итү хокукына ия булыр өчен кулыбыздан килгәнне эшләдекме без?" - дигән сорауга җавап эзли.

28 августта 19.00 сәгатьтә "Җилкәнсезләр" спектакле күрсәтеләчәк. Татар драматургиясе классигы, татар театрына нигез салучы Кәрим Тинчуринның әлеге пьесасы татар телендәге иң күренекле драматик әсәрләрнең берсе. Татар классикасы җәүһәре булган, 1926 елда иҗат ителгән бу сатирик комедия бүгенге көнгә аваздаш трагик гәүдәләнеш ала. Әсәрдә сүз татар милләтенең инкыйлаб алды һәм инкыйлабтан соң сайлаган юлы хакында бара. Гасырлар буена төшенкелектә яшәгән халык иркенлек тою белән таркала, бердәмлеген югалта.

29 августта 19.00 сәгатьтә "Зәңгәр шәл" спектакле күрсәтеләчәк. Әлеге пьеса татар театрының символына әверелде. Спектакльгә карата тамашачы мәхәббәте сүрелми, ул күптән легендар пьеса исеменә ия булды, дип хәбәр итә театр матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading