16+

Камал театры язга яңа премьера әзерли (ФОТОЛАР)

7, 8 һәм 20 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә И.Юзеев пьесасы буенча "Ак калфагым төшердем кулдан" спектакле премьерасы куела, дип хәбәр итә театрның сайты.

Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев, рәссамы - Сергей Скоморохов, музыкаль бизәлеш Фуат Әбүбәкеровныкы. Спектакьдә Әзгар Шакиров, Ринат Таҗетдинов, Алсу Гайнулина, Илдус Әхмәтҗанов, Айдар Хафизов, Наил Дунаев, Рузия Мотыйгуллина, Әсхәт Хисмәтов, Искәндәр Хәйруллин, Люция Хәмитова, Раушания Юкачева, Илдус Габдрахманов, Венера Шакирова, Мәрьям Юсыпова һәм театрның яшь артисткасы Алинә Мөдәрисова катнаша.

Чирек гасыр элек, үзгәртеп коруның кызган чагында язылган әлеге пьеса Камал театрының баш режиссерын нәрсәсе белән җәлеп итте икән? АКШ, Европа һәм ТАССР татарлары арасында оештырылган телекүпер турындагы әсәр нигә нәкъ менә бүгенге көндә бик актуаль? Тамашачылар спектакльдә нинди роль башкарачак? Әлеге сорауларга җаваплар премьера көнендә табарга мөмкин булачак.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading