16+

Камал театрында “Һөнәр” Бөтенроссия яшь режиссерлар фестивале уза

7 декабрьдән 13енә кадәр Камал театрында "Һөнәр" Бөтенроссия яшь режиссерлар фестивале уза. Ул җиденче мәртәбә үткәрелә. Быел беренче мәртәбә Ижау шәһәреннән һәм Ташкенттан "Дидор" дигән театрлар катнаша. Фестивальдә унтугыз спектакль күрсәтеләчәк. Театр директоры Илфир Якупов әйткәнчә, фестивальне киңәйтеп, яшь режиссерларны тартуны максат итеп куйганнар. - Спектакльләр җентекләп сайлап алынды. Яшь...

7 декабрьдән 13енә кадәр Камал театрында "Һөнәр" Бөтенроссия яшь режиссерлар фестивале уза. Ул җиденче мәртәбә үткәрелә. Быел беренче мәртәбә Ижау шәһәреннән һәм Ташкенттан "Дидор" дигән театрлар катнаша. Фестивальдә унтугыз спектакль күрсәтеләчәк.
Театр директоры Илфир Якупов әйткәнчә, фестивальне киңәйтеп, яшь режиссерларны тартуны максат итеп куйганнар.

- Спектакльләр җентекләп сайлап алынды. Яшь режиссерлар безгә килеп үзара аралаша да алачаклар. Бер - берсенең спектакльләрен карау мөмкинлеге дә бар, ди ул.

Театрның әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов: " Баштагы елларда фестивальне үткәрү авыр булды. Без хәзер Казанны "театрлар башкаласы", дип әйтә алабыз. Мәдәният министрлыгыннан да яклау бар. Фестивальгә тәкъдим ителгән спектакльләр төрле жанрда һәм төрле формада булулары белән үзенчәлекле. Мәсәлән, Ижаудан күптән түгел оешкан театр ике телдә уйнаулары белән кызык. Республикабызга Үзбәкстаннан 40 ел буе бер генә театрның да килгәне булмаган. Без аларның килүенә ышанып калабыз",- диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading