16+

Кар көрәгәндә тавышланма, атып үтермәсеннәр!

Әнисен җирләргә дип Токиодан бик озак кайту, хатыны белән әйткәләшү 46 яшьлек мәскәүлене бронежилет киеп, немец пистолетын тотып түбәдән кар көрәүчеләргә янау дәрәҗәсенә китереп җиткергән.

Әнисен җирләргә дип Токиодан бик озак кайту, хатыны белән әйткәләшү 46 яшьлек мәскәүлене бронежилет киеп, немец пистолетын тотып түбәдән кар көрәүчеләргә янау дәрәҗәсенә китереп җиткергән.

Шәхси авиациядә эшләүче мәскәүле әнисенең үлүе турында хәбәрне Япониядә ала. Самолет булмау сәбәпле, юлы озакка сузыла. Мәскәүгә кайтып әнисен җирләгәннән соң, ике көн рәтләп йокламаган ир хатыны белән әйткәләшеп ала, бронежилет белән пистолетын эләктереп өйдән чыгып китә. Салкын корал коллекцияләү белән шөгыльләнгән очучының кулында 1938 елгы немец пистолеты була.

Очучы төнне кунакханәдә уздырырга уйлый, шампан шәрабын эчеп, йокларга ята. Әмма аның йокысын икенче көнне сәгать уннарда түбәдән кар көрәүчеләр бүлә, немец пистолеты белән коралланган ир аларның тавышланмавын үтенеп, яный башлый. Куркынган эшчеләр бу хакта полициягә хәбәр итеп, тегене кулга алалар. Хәзер аңа карата җинаять эше ачылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading