16+

Кариевлылар Төркиягә җыена

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Төркиядә төрек телле театрлар арасында узачак Халыкара фестивальдә катнашырга ниятли. Алар анда "Айрыз Батыр" спектакле н күрсәтергә җыеналар. Спектакль "Коркут бабай китабы"төрки эпосына нигезләнеп язылган. Авторлары − Ренат Әюпов һәм Ркаил Зәйдулла. Әсәр "ТӨРКСОЙ"ның ел саен уздырыла торган "Меңләгән авазлар һәм...

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Төркиядә төрек телле театрлар арасында узачак Халыкара фестивальдә катнашырга ниятли. Алар анда "Айрыз Батыр" спектакле н күрсәтергә җыеналар. Спектакль "Коркут бабай китабы"төрки эпосына нигезләнеп язылган. Авторлары − Ренат Әюпов һәм Ркаил Зәйдулла. Әсәр "ТӨРКСОЙ"ның ел саен уздырыла торган "Меңләгән авазлар һәм бер тавыш" театр фестивале проекты кысаларында сәхнәләштерелә. Быелгы фестиваль "Коркут бабай китабы" эпосына багышлана. Әлеге эпос 12 бүлек-җырдан тора, аның 11 нче бүлеген кариевлылар тәкъдим итәчәк. Фестиваль 20-30 апрель көннәрендә Төркиянең Конья шәһәрендә уздырыла. Биредә Башкортстан, Әзербайҗан, Кыргызстан, Кабарда-Балкария, Македония, Казахстан, Төркия вәкилләре дә чакырулы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading