16+

Картлык киртә түгел: Лениногорск районы әби-бабайлары “Сулыш гимнастикасы” белән шөгыльләнә

Лениногорск районы, Түбән Чыршылы авылында өлкәннәр яңа төр гимнастика белән шөгыльләнә башлаган.

Лениногорск районы, Түбән Чыршылы авылында өлкәннәр яңа төр гимнастика белән шөгыльләнә башлаган.

 “Сулыш гимнастикасы”н пенсиядә булган физкультура укытучысы Ганиева Альбина Рауф кызы үткәрә, ул үзе да нәкъ шушы методика белән шөгыльләнә икән, дип язылган Лениногорск район газетасында. 
"Өлкән кешеләргә физик күнегүләр авыр бирелә, ә менә сулыш гимнастикасы алар өчен бер дигән чара булып чыкты. Атнаның һәр җомгасында клуб ишекләрен киң ачып аларны мәдәният хезмәткәрләре махсус пөхтә итеп җыештырылган бүлмәдә каршы алалар. Өлкән апаларыбыз бу гимнастикадан соң күзгә күренеп үзгәрәләр, матурланып, яшәреп, көр күңелле булып кайтып китәләр, - ди Түбән Чыршылы халкы. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading