16+

Касыйм хан нәселен дәвам итүчеләр җыены була

12 август көнне Удмуртия Республикасының Балезен районы, Кестем авылында «Касыймовлар җыены» узачак. Проект авторы Фәридә Касыймова сүзләренчә, анда Касыйм хан нәселен дәвам итүчеләр җыела. Әлеге ырудан гына да җыенда 150дән артык кеше килер дип көтелә.

- Касыймов фамилияле кешеләр яши торган берничә авыл бар. Алар Удмуртия Республикасында гына түгел, Киров өләсендә дә шактый. Мин Чигир татарлары тарихын өйрәнә башладым һәм Касыймовлар гаилә шәҗәрәсе белән кызыксынып киттем. Аларның барысын бергә туплап, кемнәрнең кайда ничек яшәүләрен, кемнәр булуларын беләсем, аларны күрәсем килде, - ди Фәридә Касыймова.

Фәридә Касыймова сүзләренчә, бу идеяне Касыймовларның калган вәкилләре дә хуплаган. Алай гына да түгел, башка татар авылларында яшәүче башка ыру вәкилләре дә шундый җыеннар уздырырга теләкләре барлыгын белдергән.
«Касыймовлар җыены»на килгәндә, чарада шәҗәрә белән танышу булачак, Касыймовлардан концерт программасы тәкъдим ителәчәк, мастер-класслар уздырылачак, күргәзмәләр оештырылачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading