16+

Кайнатма ясау бәйгесенә кил!

Казан халкын өй кайнатмасы ясау бәйгесенә чакыралар, ул "Казан ярминкәсендә" оештырылачак "Татарстан кайнатмасы" фестивале кысаларында уза. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

Бал һәм алма спасына багышланган фестивальдә теләге булган һәр кеше кайнатма ясауда осталыгын күрсәтә ала. Аның өчен гариза бирергә һәм бер банка кайнатма алып килергә кирәк. Бәйге төрле номинацияләрдә барачак.Җиңүчеләрне призлар, 25 килолы шикәр комы да көтә.

Фестиваль "Россия товарлары атналыгы" кысаларында 16-20 августта үтә. Нәтиҗәләр 20 августта чыгарыла. "Казан ярминкәсенә" керү ирекле, дип хәбәр итә оештыручылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading