16+

Каз-үрдәкләрнең шәһәргә очкан чагы

Шимбә көннәрендә Татарстанның кечерәк шәһәрләре һәм район үзәкләре дә ярминкә шаукымына төренә. Казанда исә ул берничә җирдә уза.

Шимбә көннәрендә Татарстанның кечерәк шәһәрләре һәм район үзәкләре дә ярминкә шаукымына төренә. Казанда исә ул берничә җирдә уза.

Узган шимбәдә Яңа Савин районында Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы кисешкән мәйданда Яшел Үзән, Арча, Балтач, Биектау, Саба, Спас, Лаеш, Әлки, Яңа Чишмә районнары хезмәтчәннәре сәүдә гөрләтте.

Төрледән-төрле ит, яшелчә, ашлык, пешкән ризыклар - азык-төлек муллыгыннан күзләр камаша, күңелләргә рәхәт тынычлык иңә. Белоруссиядән кайтартылган, килограммы 17 сумнан сатылган бәрәңгегә су буе чиратка тезелешкән еллар да булды. Аллага шөкер, дип, сөенешеп йөри ярминкәгә чыккан халык. Бәрәңге тау булып өелгән, килограммы - 12 сум.
- Ассортимент бик киң, тагын шунысы әһәмиятле: ярминкәләрдә министрлык тәкъдим иткән бәяләр саклана. Авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерүчеләр ярминкәләргә сөенешеп килә, - ди республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдим иткән бәяләр буенча продукция сәүдә челтәрләрендәгедән 20-30 процентка арзанрак.
Бисмилла укый-укый сәүдә итә Казанга ярминкәгә Югары Осланнан килгән Сиринә Зарипова.

- Ярминкәләрнең файдасы зур, әлбәттә. Товарны акчага әйләндерәбез бит. Балаларны үстерү өчен акчасы да кирәк, - ди Сиринә ханым. - Ирем Исмаил белән тырышабыз. Итлеккә биш баш бозау алабыз. Сыер берәү - гаилә өчен генә асрыйбыз. Быел өч көнлек 250 каз-үрдәк алып карадык. Кечкенәләрне алсаң, арзангарак төшә, үстеләр, Ходайның рәхмәте! Унбише үлде, анысы да безнең ялгышлык булды. Беренче атналарда суны тирән савытларда куймаска кирәк.

Уңышлы сәүдә теләп, сәхнә ягына киттем. Казанлылар ярминкәгә ни өчен чыкканнарын да онытып, теттереп биеп мәш килә. Яңа Чишмә районы авыллары клублары директорлары «Халыклар дуслыгы» дигән концерт программасы әзерләп килгән икән.

Чаллыда узган шимбәдә 13 муниципаль район ярминкә оештырган, ә коцертны Сарман районы үзешчән артистлары куйган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading