16+

Казахстан шоу-бәйгесе «Яңа Гасыр» каналында иң яхшы тавышларны барлый

Якшәмбе кичләрендә «Яңа Гасыр» каналы экраннарында «I’m a singer Kazakhstan» («Я певец Казахстана») музыкаль шоу-бәйгесе дәвам итә. Баштарак Татарстан телеканалында Казахстанның музыкаль бәйгесе татар җырчысы катнашуы белән кызыклы булды.

Казахстан шоу-бәйгесе «Яңа Гасыр» каналында иң яхшы тавышларны барлый

Якшәмбе кичләрендә «Яңа Гасыр» каналы экраннарында «I’m a singer Kazakhstan» («Я певец Казахстана») музыкаль шоу-бәйгесе дәвам итә. Баштарак Татарстан телеканалында Казахстанның музыкаль бәйгесе татар җырчысы катнашуы белән кызыклы булды.

Казахстанда моңа кадәр музыкаль конкурслар күп уздырылса да, «I’m a singer Kazakhstan» сыман масштаблы бәйгенең әле беренче мәртәбә генә оештырылуы икән. Ник дигәндә, шоуда тамашачылар күңелен берьюлы Казахстан, Татарстан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Кытай җырчылары яулый. Бәйгедә безнең республика данын Балык Бистәсе кызы Зәринә Хәсәншина яклады, ләкин бүгенге көндә җырчы кыз музыкаль ярышта катнашмый. Казахстан тамашачылары аның өчен нибары 38 тавыш биреп, ул шоу-бәйгедән беренчеләрдән булып төшеп калды.
Киләсе якшәмбедә бәйгенең иң кызу мизгелләре башлана! Тамашачыларны җырлы тапшыру яңалыклары белән баштан ук таныштырып килгән «Яңа Гасыр» каналы «I’m a singer Kazakhstan» шоу-бәйгесенең финал чыгарылышларын үз экраннарында күрсәтә.
Хәзерге вакытта шоуда нибары биш җырчы калды. Лидерлар рәтендә Казахстан халкының яраткан җырчысы Кайрат Төнтеков тавыш бирүдә башкалардан күпкә алга ыргылды. Кайраттан тыш, шоу-бәйгедә Казахстан башкаручылары Ерден Жаксыбеков белән Жаркынай Ханайым, Кыргызстан җырчысы Нурсултан Раимбеков һәм Кытайдан килгән җырчы ханым Доллар Ванг яки Цзиньцзинь катнаша.
Искәртеп узыйк, «I’m a singer Kazakhstan» шоу-бәйгесе Кытайдагы «The Singer» музыкаль тапшыруына охшатып төзелгән. Әлеге проект Кытай версиясендә Казахстан җырчысы Димаш Кудайбергенның уңышлы чыгыш ясавыннан соң, Казахстан һәм күрше илләрдә дә иң яхшы тавышларны эзләү һәм аларны үстерү максаты белән төзелде. Җырчы өчен тапшыру залында утырган тамашачылар тавыш бирә. Кагыйдә буенча, шоу-бәйгенең һәр аерым турында катнашучылар рәтен яңа җырчы тулыландыра ала.
Халык тавышларын барлаган «I’m a singer Kazakhstan» музыкаль шоу-бәйгесе «Яңа Гасыр» каналында һәр якшәмбе 00:45 сәгатьтә экраннарга чыга. Иң яхшы тавышны сайлауда һәр ял кичендә син дә катнаша аласың.

Реклама хокукында

фото: bnews.kz

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading