16+

Казан аэропортына йөри торган автобус хәрәкәтенә үзгәрешләр кертелде

Казанның 197 нче номерлы маршрут буйлап хезмәт күрсәтә торган пассажир автобусының хәрәкәте үзгәрде. 15-19 август көннәрендә куелган расписание нигезендә, автобус Столбище торак пунктына кадәр генә йөриячәк, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең рәсми порталы.

Халыкны "Казан" халыкара аэропортына, шулай ук Зур һәм Кече Кабан торак пунктларына кадәр транспорт белән тәэмин итү өчен түбәндәге расписание буенча шаттл автобусларының хәрәкәте оештырылачак.

- Казаннан "Җиңү проспекты" метро станциясе тукталышыннан китү: 7.00, 9.00, 11.00, 13.00, 15.00, 17.00, 19.00;

- аэропорттан китү: 6.10, 8.00, 10.00, 12.00, 14.00, 16.00, 18.00, 20.00 сәгатьләрдә, диелә хәбәрдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading