16+

«Казан-Арена» чемпионатка әзер

Кояш кебек балкып торган бер хатын-кызны “Казан-Арена” футбол стадионына кертмәделәр.

«Казан-Арена» чемпионатка әзер

Кояш кебек балкып торган бер хатын-кызны “Казан-Арена” футбол стадионына кертмәделәр.

Менә сиңа мә, спорт чарасын карарга теләп килгән бит инде кеше. Ләкин, радиоактив нурланыш тарата торган “шикле” ханым булып чыкты ул. Махсус аппарат аңарда радиоактив матдәләрнең гадәттәгедән югарырак дәрәҗәсен ачыклады. “Казан-Арена” стадионы өчен 15 февраль, гомумән, сәер хәлләргә бай көн иде: “янгын” да күзәтелде, яктырту баганасы да “авып төште”.

– Ведоствоара өйрәнүләр бара, 500 кеше һәм 50 техника җәлеп ителде, – дип аңлатты Татарстанның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин. – Казанда моңа кадәр Универсиада да, Конфедерацияләр кубогы да үткәрелде. Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Казанның зур спорт чараларында иминлекне тәэмин итү буенча тәҗрибәсе башка шәһәрләргә караганда күбрәк. Тик, күнекмәләрне кабатлау-өйрәнүләр бер вакытта да артык түгел. Төрле көтелмәгән очракларга алдан ук әзерлектә тору зарур.

Министр Рафис Хәбибуллин әйткәнчә, Футбол буенча дөнья чемпионаты барган көннәрдә Казанда 37 спорт корылмасы, гомумән, 77 корылма ныклы сак астына алыначак. Футбол матчлары барган сәгатьләрдә “Казан-Арена” стадионы турысында һәм җанатарлар фестивале оештырылган “Казан” гаилә үзәге (ЗАГС) янында Казансу елгасы өстендә кече көймәләрдә йөрү тыела.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading