16+

«Казан Арена» кинозалында бушлай фильмнар күрсәтелә

22-нче һәм 23-нче июльләрдә "Казан Арена" стадионының мәйданчыгында Россиянең кыска метражлы фильмнарының "CinePromo" "Про любовь" һәм "Что такое "не везет"?" ике коллекциясе күрсәтеләчәк, дип яза Казан мэриясенең рәсми порталы.

22-нче һәм 23-нче июльләрдә "Казан Арена" стадионының мәйданчыгында Россиянең кыска метражлы фильмнарының "CinePromo" "Про любовь" һәм "Что такое "не везет"?" ике коллекциясе күрсәтеләчәк, дип яза Казан мэриясенең рәсми порталы.


Әлеге кыска метражлы фильмнар түбәндәге фестивальләрдә катнашкан: "Asia International (Wenzhou) Youth Short Fil Exhibition", "Los Angeles Cine Fest", "Porto7" халыкара кыска метражлы кино фестивале, "Кинотавр" ачык Россия кинофестивале, "Короче" халыкара кыска метражлы кино фестивале.

Фильмнарда төп рольләрне Мария Иващенко, Ольга Кузьмина, Александр Паль, Виктор Добронравов, Александр Наумов кебек "йолдызлар" башкарды. "CinePromo"дан программага Баренц диңгезе ярында урнашкан Териберка поселогы турындагы "Териберка.Live" фильмы кертелде. Үз чиратында әлеге поселок Андрей Звягинцевның "Левиафан" фильмы аша танылган иде.

Шулай ук, тамашачылар "Oscar Shotrs-2017" кыска метр коллекциясен дә күрә ала, әлеге фильмнар оригинал телдә рус субтитрлары белән күрсәтеләчәк.

Моннан кала, программага "Татарстанские short'ы" милли блогы кертелде, аның эченә "Айсылу", "Выстрел", "Хлопнул дверью и ушел", "Пельмени" кебек фильмнар тәкъдим ителгән.

Фильмнар ТР "Татаркино" Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе ярдәмендә күрсәтелә. Керү бушлай, дип хәбәр итә оештыручылар.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading