16+

Казан чибәрләрен Бөтенроссия кәләшләр фестиваленең төбәк турында катнашырга чакыралар

Никахлары 2014 елда рәсмиләштерелгән Казан чибәрләрен "Россиянең Бриллиант кәләше" Бөтенроссия кәләшләр фестиваленең төбәк турында катнашырга чакыралар. Фестивальдә катнашу өчен буй, гәүдә авырлыгы, матур буй-сын мөһим түгел. Жюри катнашучыларны - кәләш-тормыш иптәше дигән гомуми образ һәм "иреңә мәхәббәт аңлату" дип аталган иҗади өлеш буенча бәяләячәк. Жюри фикеренчә, уртак никахларын бриллиант туйга...

Никахлары 2014 елда рәсмиләштерелгән Казан чибәрләрен "Россиянең Бриллиант кәләше" Бөтенроссия кәләшләр фестиваленең төбәк турында катнашырга чакыралар.

Фестивальдә катнашу өчен буй, гәүдә авырлыгы, матур буй-сын мөһим түгел. Жюри катнашучыларны - кәләш-тормыш иптәше дигән гомуми образ һәм "иреңә мәхәббәт аңлату" дип аталган иҗади өлеш буенча бәяләячәк. Жюри фикеренчә, уртак никахларын бриллиант туйга кадәр сакларга әзер булган кәләш җиңүче булачак, дип хәбәр итә Казанның ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре.

Фестивальгә әзерлек барышында кәләшләр өчен матурлык серләре, хореография, чәч үрү һәм башка юнәлешләр буенча мастер-класслар үткәреләчәк. Татарстан Республикасында фестиваль үткәрү хокукы Яр Чаллы шәһәренә бирелгәнлектән, оештыру максатыннана үткәрелүче барлык кичәләр нәкъ менә әлеге шәһәрдә үтәчәк.

Татарстанда фестивальнең финалында җиңгән, "Татарстан Республикасының Бриллиант кәләше" титулына ия кәләш Татарстан данын яклап, бу ел Новосибирск шәһәрендә үтүче Россия финалында катнашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading