16+

Казан чүплегендә табылган сабыйның әнисен эзлиләр

Казанда чүп савытында яңа туган бала мәете табылды. Җинаять эше кулгатылды, дип хәбәр итте "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Тикшерү өчен суд-медицина һәм молекуляр-генетик экспертиза билгеләнгән. Булган хәлләрне ачыклау өчен башка тикшеренү эшләре дә алып барыла. Моннан кала хөкем сакчылары баланың анасын ачыкларга тырыша.

Искәртеп үтәбез, 27 февраль көнне урам себерүче Габишева урамындагы 35 йорт янында чүп мәйданчыгын җыештырганда, чүп савытында яңа туган малай мәетен табып ала.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading