16+

Казан чыршысы өчен - 36 млн. сум

Чыршы бәйрәмендә битлекләр дә өләшәчәкләр.

Чыршы бәйрәмендә битлекләр дә өләшәчәкләр.

Традицион республика Яңа ел чыршысы өчен Татарстан бюджетыннан 36 млн. сум биреләчәк. Бәйрәм кунакларына бер тапкыр кулланыла торган битлекләр дә өләшәчәкләр. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары порталында барлыкка килде.

Бәйрәмне 25 декабрьдә сәгать уникедән 19.30га кадәр үткәрергә планлаштыралар. Кунакларны медицина битлекләре белән тәэмин итәчәкләр, ә бинада антисептиклы диспенсерлар урнаштырылачак.

Сәхнәгә популяр артистлар чыгарга тиеш, диелә конкурс документларында.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading