16+

Казан да «Ак калфак»лы булды

Ишекне ачып килеп кергәч тә, игътибарны чигүле калфак киеп каршы алган директор ханым, төрле милли эшләнмәләр куелган өстәлләр, күптөрле күргәзмәләр җәлеп итте...

Казан да «Ак калфак»лы булды

Ишекне ачып килеп кергәч тә, игътибарны чигүле калфак киеп каршы алган директор ханым, төрле милли эшләнмәләр куелган өстәлләр, күптөрле күргәзмәләр җәлеп итте...

Сүзем 27нче гимназиядә узган Казан шәһәре буенча Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының беренче күчмә утырышы турында. Чараны 27нче гимназия укучылары ачып җибәрде. Балаларның дәртле биюләре, «Туган тел» җырын аһәңле итеп башкарулары, спектакльдән өзекне атказанган артистлардан да уздырып уйнаулары килгән кунакларны таң калдырды.

Ә инде микрофонны кулына Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова алгач, килгән кунакларның колаклары гына түгел, ә күзләре дә тыңлады кебек. Башына кечкенә генә ак калфак кадаган Кадрия ханымның татар хатын-кызларына гына хас булган мөлаемлыгы, тыйнаклыгы бөтенебезне әсир итте. Ул бу оешманың максаты – татар халкының гореф-гадәтләрен саклап, аларны түкми-чәчми киләчәк буынга җиткерергә тиешлеге турында тәфсилләп сөйләде.

«Эбиволь» хатын-кызлар модасы салоны вәкилләре Регина һәм Флера Калмурзиналар видеофильм аша татар халкының милли бизәкләрен, үзләренең кул эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Югары дәрәҗәдә татар модасын күрсәтерлек байлыгыбыз булу күңелдә горурлык хисе тудырды.
Ә инде сәхнәгә Гөлшат Гарифуллина чыккач, кичә башка яктан ачылып китте. Кечкенәдән үзендә миллилек саклаган, халыкчанлыкны үстергән һәм бүгенге көндә дә аны һәрбер кеше белән бүлешә алырлык мирасы булган бу ханым олы ихтирамга лаек. Милли көйләрне кубызда уйнап таң калдырса, «Ак калфак» җырын авыз гармунында уйнап, 80 кешене җырлата да алды ул.
«Ливадия» шифаханәсенең массаж остасы Эльза Чабдарова үзмассаж серләренә төшендерде. «Көне буе эш дип чапса да, хатын-кыз үзенә вакыт таба алырга тиеш», – диде ул.
Абдулла Алиш премиясе лауреаты, «Шәһри Казан» газетасы журналисты, күп балалы ана Йолдыз Шәрапова һәрберебезгә яхшы таныш булса да, аның бу чыгышы да безнең өчен яңалык булды. Гаиләдә хатын-кыз роленең серләрен ачып, үзенең яңа шигырьләре белән бүлеште Йолдыз ханым.

Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Казан шәһәре бүлеге җитәкчесе Рәхимә Арсланова оешманың планы, максатлары белән таныштырды, үткәреләсе чараларга тукталды, күчмә утырышның булачагын ишетеп килүчеләргә рәхмәтен җиткерде. Милләтебезнең язмышы да, гореф-гадәтләребезнең киләчәк буынга барып җитүе дә нәкъ менә бездән – хатын-кызлардан торуын ассызыклады ул.
– Бүген шулкадәр халык килү туган телебезнең, милли гореф-гадәтләребезнең киләчәгенә битараф булмавыбызны анлата. Киләчәктә дә шулай бергә-бергә эшләргә язсын иде, – дип йомгаклады ул сүзен.


 
 
Мөслимә Гыйльманова, Казан шәһәре Совет районының «Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

67нче катнаш төрдәге балалар бакчасы» тәрбиячесе, оешманың актив әгъзасы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading