16+

Казан дары заводында янгын чыгу белән бәйле рәвештә җинаять эше кузгатылган

Тикшерүчеләр һәлакәт урынында эшли.

Тикшерүчеләр һәлакәт урынында эшли.

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан Казан дары заводында чыккан янгын белән бәйле рәвештә җинаять эше кузгатылган. Җинаять эше Россия Җинаять кодексының 217 нче маддәсенең 2 нче часте (янгын чыгу куркынычы булган объектларда куркынычсызлык таләпләрен бозу) буенча ачылган, дип хәбәр итә тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте.

Янгынны сүндергәндә 35 нче янгын частенең каравыл башлыгы һәлак булуы билгеле. Тикшерүчеләр һәлакәт урынын тикшерә һәм фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән башка төрле чаралар уздыра.

Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading