16+

Казан дәүләт университеты дөньякүләм танылды

Күпләребезнең яшьлек хыялларын тормышка ашыруда зур роль уйнаган Казан дәүләт университетының (хәзер Казан федераль университеты) дөнья университетлары арасында да абруе зур. Британиянең ирекле һәм абруйлы басмасы Quacquarelli Symonds(QS) дөньяның 4 меңнән артык иң яхшы университетларын тикшереп, 2016 елгы нәтиҗәләрне игълан итте.

Күпләребезнең яшьлек хыялларын тормышка ашыруда зур роль уйнаган Казан дәүләт университетының (хәзер Казан федераль университеты) дөнья университетлары арасында да абруе зур. Британиянең ирекле һәм абруйлы басмасы Quacquarelli Symonds(QS) дөньяның 4 меңнән артык иң яхшы университетларын тикшереп, 2016 елгы нәтиҗәләрне игълан итте.


Нәтиҗә университетларның белем бирү системасын, фәннәрне үстерүдәге өлешен һәм башка күрсәткечләрне исәпкә алып ясалган. Безнең Казан федераль университеты фәннәр рейтингында сигез юнәлештә (лингвистика; мәгълүмат фәннәре һәм журналистика; археология; инглиз теле һәм әдәбияты; мәгариф; экономика һәм эконометрика; физика һәм астрономия; химия) буенча беренче 500леккә кергән.

«Татмедиа» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм әлеге вузның проректоры Марат Гарифуллин журналистларга бу яңалыкны горурланып җиткерделәр.

- Без мондый рейтинглар бәйгесендә өченче ел гына катнашабыз әле. Беренче елны беренче 500леккә керә алмадык. Быел уңыш­ларыбыз шактый. Бу бит университетыбызның абруе дөнья күләмендә дә күтәрелүе турында сөйли. Мондый уку йортының дипломлы белгечләренә ихтыяҗ да зур булачак. Ә бу аларга яхшы эш табуны җиңеләйтәчәк.

18 институтны берләштергән, хезмәткәрләренең саны гына да 11 меңнән артып киткән галимнәр һәм студентлар армиясен дөнья күләмендә таныту җиңел эш түгел, билгеле. Ләкин җитәкчеләр әйтүенчә, Казан вузында алдагы елларда күп кенә юнәлешләр буенча беренче 100леккә керер өчен барлык шартлар да җитәрлек.

- Университетта яшьләргә зур игътибар бирелә. Күп кенә танылган галимнәрнең яше 20-35 арасында. Аларның үзләренә лабораторияләр бирәбез, хәтта җитәкче органнарга сайланырга мөмкинлек тудырабыз, - диде ректор.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading