16+

Казан гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиевны Петербургка озатканнар

Төньяк башкалада балаларны үтерүдә шикләнелүче кабат психиатрия экспертизасы узачак.

Төньяк башкалада балаларны үтерүдә шикләнелүче кабат психиатрия экспертизасы узачак.

2021 елның маенда Казанның 175 нче мәктәбендә атыш оештырган Илназ Галәвиевны Санкт-Петербургка озатканнар. Исегезгә төшерәбез, 19 яшьлек егет кулыннан 9 кеше һәлак булды, тагын 32се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган иде. Илназга гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителү яный.
- Галәвиев чыннан да Петербургта, - дип белдергән "КП-Петербург"ка шикләнелүченең адвокаты Алексей Васильев.

Төньяк башкаласына Казан мәктәбендә ату оештыруда гаепләнүче күптән китерелгән. Беренче экспертиза Илназ Галявиевны үз-үзен белештерми торган хәлдә дип таныган. Шуннан соң үтерелгән укучыларның ата-аналары әлеге процедураны кабат үткәрүне таләп иткән. Күрәсең, хәзер Галявиев Петербургта кабат психиатрия экспертизасы уза. "КП" журналистлары сорауларына җавап биреп, аның адвокаты бу мәгълүматларны кире какмаган.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сез хаман то монда кучерелгэн,то тегендэ кучерелгэн дисез,бу хэлнен бер кайдада булнаны юк..бу башка сыймаслык хэл,э нигэ дип эле эти энинесендэ гэеплэмэскэ,гэепле 100%.,улларынын нинди хэь булуларын белэ торып узен генэ калдырырга,18 яшедэ тулмаган,балаларын югалткан ата ана ,нилэр кичерэ,хэм калганнар олкэннэр,..без гэ балалар 15тэдэ,40, 60,70 дэ бала ул безгэ....мина калса ул жанвар юк инде,чонки анын орэге йори....э сез аны ожмахтагы сабыйларнын эти энилэренен йорэге бозылсын дип янартып язып тормагыз беркемгэдэ кирэкмиул,..ходайдан куркыгыз зинхар очен...мина калса бу язмаларны минукымыймда,..э менэ язам эле каршы оят булсын.......

    Мөһим

    loading