16+

Казан ишегалларында 75 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән

Узган атнада Казанның өй яны территорияләрендә 75 кеше җәрәхәтләнгән. Үткән атнада Сәламәтлек саклау идарәсенә шундый 108 мөрәҗәгать килгән, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Узган атнада Казанның өй яны территорияләрендә 75 кеше җәрәхәтләнгән. Үткән атнада Сәламәтлек саклау идарәсенә шундый 108 мөрәҗәгать килгән, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Ел башыннан Татарстан Республикасы башкаласында ишегалдында җәрәхәтләнүнең 2103 очрагы теркәлгән. Бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәрдә мондый очракларның кими баруы турында Казан торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.

Явым-төшем күп булу сәбәпле, үткән атнада "Ачык Казан" хезмәтенә түбәләрне кар һәм боздан чистартуны сорап, 371 мөрәҗәгать булган. Алдагы атна белән чагыштырганда, заявкалар саны 45 процентка арткан.



«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading