16+

Казан Кремлендә – “Мәңгелек кешеләр”

Казан Кремле тирәсендә ачык һавада фронтта булган танылган татар язучылары, композиторлары истәлегенә "Мәңгелек кеше" дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады.

Казан Кремле тирәсендә ачык һавада фронтта булган танылган татар язучылары, композиторлары истәлегенә "Мәңгелек кеше" дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады.

33 колоннада ватандашларыбыз портретлары төшерелгән. Шулай ук шигырьләре, иҗатны хәрби хезмәткә алыштырганны чагылдырган документ, рәсемнәр дә урын алган. Әлеге истәлекле кәгазьләрне, фотоларны күбесен язучыларның балалары, оныклары, туганнары алып килгән. Күргәзмәдә Гадел Кутуй, Нур Баян, Сибгат Хәким, Габдрахман Әпсәләмов кебек танылган шәхесләребезне күрергә мөмкин. Күргәзмә берничә ай дәвам итәчәк, аннары аны республиканың башка шәһәрләренә күчерергә ниятлиләр. Ә әлеге "Мәңгелек кешеләр" турында китап әзерләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading