16+

Казан һәм Кырым шагыйрьләренең уртак җыентыгы барлыкка килергә мөмкин

"Россия сегодня" һәм "Татар-информ" мәгълүмат агентлыклары Мәскәү - Казан - Симферополь видеокүперә катнашучылар шундый фикер җиткерделәр. Видеокүпер "Илнең гуманитар контексты: рус теле һәм әдәбияты әйләнеп кайту" темасына багышланган иде.

Шагыйрҗ, Мәскәүдән чыгыш ясаган Андрей Дементьев Әдәбият елы уңаеннан телгә зур игътибар бирергә кирәклеген әйтте.

- Тел ул - нигезләрнең дә нигезе. Президентыбыз юкка гына 2015 елны Әдәбият елы дип игълан итмәгәндер, чөнки хәзер илебезнең 40 процент халкы кулына бөтенләй дә китап алмый. Рус телен саклап калу өчен барысын да эшләргә, кирәк, чөнки ул бозыла, "чүпләнә", - ди ул.

Казаннан Татарстан Язучылар берлегенең рус әдәбияты секциясе җитәкчесе, шагыйрә, тәрҗемәче Лилия Газизова исә телне саклап калу өчен, беренче чиратта, традицияләрне югалтмаска һәм аларны торгызу өстендә эшләргә кирәк, дигән фикер җиткерде.

Шагыйрь һәм әдәбият эшлеклесе Алексей Остудин исә, узган елның 90нчы еллары белән чагыштырганда, хәзер тел күпкә баерак һәм шигърияткә, телгә тартылучылар, 70 нче еллар белән чагыштырганда, күпкә артыграк дигән фикердә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading