16+

Казан мэры – беренче!

Казан мэры Казан Мэры Илсур Метшин 2015 ел нәтиҗәләре буенча мэрлар рейтингында лидерлык итә.

Казан мэры Казан Мэры Илсур Метшин 2015 ел нәтиҗәләре буенча мэрлар рейтингында лидерлык итә.

Россия Федерациясенең иң эре финанс-сәнәгать үзәкләрендә һәм төбәк башкалаларында идарә итүче мэрларның эшчәнлеген бәяләүгә багышланган масштаблы тикшеренү нәтиҗәләрен "Төбәкләр клубы" дигән федераль эксперт челтәре ярдәме белән "Рейтинг" мәгълүмати коммуникацияләр үзәге бастырып чыгарды.

Әлеге тикшеренү 2015 ел өчен йомгаклау нәтиҗәсе булып тора. Тикшерүдә шәһәр башлыгы буларак халык тарафыннан сайланган мэрлар яки шәһәр администрациясе җитәкчеләре күздә тотыла. Рейтингны төзү барышында тикшерүчеләр ачык чыганак материалларына һәм инсайдер мәгълүматларына таянганнар. Әмма иң мөһиме, белгечләр төп игътибарны төбәк һәм федераль экспертлар фикеренә биргән. Нәкъ менә шул мәгълүмат чыганагы тикшеренүләрнең соңгы нәтиҗәләрен билгеләгән.

2015 ел нәтиҗәләре буенча Илсур Метшинның җиңүе бер дә гаҗәп түгел. Чөнки бик зур халыкара форум һәм чараларны оештыруда катнашкан Мэрның көчле яклары турында экспертлар, "Халык рейтингы" аналитиклары бик күп тапкыр яздылар. Йомгаклау рейтингын исәпкә алмыйча, Татарстан башкаласы Мэры тикшеренү таблицасында дүрт тапкыр беренче урында, бер тапкыр икенче урында, бер тапкыр өченче урында калган иде. Бер ел дәвамында ул бер тапкыр да дүртенче урыннан да түбәнгә төшмәде. Татарстан башкаласы Мэры "Ел лидеры" дигән аерым номинациядә - шулай ук беренче.

Рейтинг нәтиҗәләре буенча икенче урында Белгород башлыгы Константин Полежаев, өченче урында - Краснодар мэры Владимир Евланов, дип хәбәр итә kzn.ru.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading