16+

Казан метроларында 9 меңләп кешегә гриппка каршы прививка ясаганнар

Казан метросы станцияләрендәге вакцинацияләү мобиль пунктларында 9 мең 223 кеше гриппка каршы прививка ясаткан. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан метросы станцияләрендәге вакцинацияләү мобиль пунктларында 9 мең 223 кеше гриппка каршы прививка ясаткан. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп үтик, "Җиңү проспекты", "Кәҗә бистәсе", "Яшьлек", "Авиатөзелеш" станцияләрендә, шулай ук "Казан" агросәнәгать паркында 15 октябрьгә кадәр гриппка каршы вакцинация ясатырга була. Үзең белән Россия паспорты һәм мәҗбүри медицина иминияте полисы булу кирәк.

Прививка ясау пунктлары метро янында һәр көнне 10.00-17.00 сәгатьтә, агросәнәгать паркында дүшәмбедән кала һәр көнне 8.00- 15.00 сәгатьтә хезмәт күрсәтә.

Табиблар сүзләренчә, вакцина ясату грипптан саклануда бик нәтиҗәле, ул 90 процентлап очракта чирләп китүдән саклап кала.

Прививкалар өчен медицина хезмәткәрләре яңа буын вакцина, өлкәннәр өчен "Совигрипп"ны куллана, дип яза Татар-информ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading