16+

Казан парклары үзенчәлекле мәдәният үзәкләренә әйләнә

Республикада паркларны һәм скверларны төзекләндерү буенча Татарстан Президенты теләктәшлегендәге программа инде уңай нәтиҗәләр бирә. Казанда яшел зоналар үзенчәлекле мәдәният үзәкләренә әверелә башлаган.

Республикада паркларны һәм скверларны төзекләндерү буенча Татарстан Президенты теләктәшлегендәге программа инде уңай нәтиҗәләр бирә. Казанда яшел зоналар үзенчәлекле мәдәният үзәкләренә әверелә башлаган.

- Кешеләр паркларда ял итә, бәйрәмнәр уздыра, иҗат һәм спорт белән шөгыльләнә, - дип әйтеп үтте шәһәрнең мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә ясаган чыгышында.
Төзекләндерелгән җәмәгать урыннарында Җиңү көне, Сабан туе, Шәһәр көне бәйрәмнәре оештырыла. «Туган тел көне», «Тукай көне» мәдәни чараларын паркларда уздыру гадәткә керде.

«Мәдәни мохит» шәһәр проекты кысаларында, «Крылья Советов», Горький, Урицкий, «Континент», «Сосновая роща» паркларында, шулай ук «Дәрвишләр» скверында атна саен мәдәни чаралар була.
- Чәршәмбе көннәрендә мәдәният сарайларының үзешчән коллективлары чыгыш ясый. «Әдәби ишегалды»нда шагыйрьләр, артистлар шигырь укый. Күчмә китапханә эшли. Паркларда кинофильмнар күрсәтелә, - диде Азат Абзалов.

«Тормыш сөючеләр» («Жизнелюб») клубы әгъзалары паркларга һәр чәршәмбедә 16.00 сәгатьтә җыелыша. Клуб расписаниесе турында шәһәр китапханәләр челтәренең 236-42-93 «кайнар элемтә» телефоны аша белешергә мөмкин.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, фикерләре белән уртаклашып, яңа оештырылган Парклар һәм скверлар дирекциясен дә мәдәни чаралар үткәрүгә актив төстә кушылып китәргә чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading