16+

Казан ратушасы затлы концерт залына әйләнәчәк

Шәһәрнең борынгы һәм матур биналарының берсе булган Казан ратушасы казанлыларны 2015/2016 елгы сезонда Ольга Скепнер катнашында үтәчәк "Hotel de ville" музыка фестивале кысаларында джаз һәм классик концертларга көтеп кала.

Шәһәрнең борынгы һәм матур биналарының берсе булган Казан ратушасы казанлыларны 2015/2016 елгы сезонда Ольга Скепнер катнашында үтәчәк "Hotel de ville" музыка фестивале кысаларында джаз һәм классик концертларга көтеп кала.

Акустика буенча бик үзенчәлекле булган бал залы айга бер тапкыр бик затлы концерт мәйданчыгына әйләнәчәк. Биредә дөнья күләмендә танылган йолдызлар чыгыш ясаячак. Беренче концерт 21-нче ноябрь көненә билгеләнгән: Казанда беренче тапкыр "яңа Элла Фитцджеральд" - пианинода уйнаучы һәм джаз-бэнд Иван Фармаковский (Россия) белән бергә вокалчы Ив Корнелиус (Eve Cornelious, АКШ) чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте.

Кара тәнле Америка кызы Ив Корнелиус - искиткеч матур тавыш иясе. Абруйлы басмаларның берсе булган "Jazz Times" тәнкыйтьчесе Уиллард Дженкинс Ивны бөек җырчылар Элла Фитцджеральд һәм Сара Вонның лаеклы харисы дип саный. Ив Корнелиус - тамашачы көтеп алган һәм иң күп гастрольләрдә йөрүче җырчыларның берсе: аның маршрут кәгазендә -Европа, Япония, АКШ һәм Куба буйлап турлар. Казанда Ив Корнелиус джаз-бэнд һәм Россиядә иң яхшы пианинода уйнаучы осталарның берсе булган Иван Фармаковский белән бергә чыгыш ясаячак. Программада: авторлык композицияләре, госпел, соул, фанк стилендәге әсәрләр, шулай ук джаз стандартлары.

"Без әлеге проект буенча бик озак эшләдек, - дип сөйли Казан ратушасы җитәкчесе Динә Латфуллина. - Билгеле булганча, Казан ратушасында, төгәлрәк әйткәндә, Дворян җыелышлары залында XIX гасырда баллар белән бергә, бөтен дөньяга танылган йолдызлар катнашында концертлар да узган. Биредә Леонид Собинов, Федор Шаляпин, Сергей Рахманинов, Александр Скрябин... чыгыш ясаган. Безнең яңа проектыбыз Ратушаның 10 еллыгына багышлана - бу үзенә күрә данлыклы традицияләрнең кире әйләнеп кайтуы".

"Казан ратушасы залында искиткеч акустика, - ди җырчы, проектның музыкаль җитәкчесе Ольга Скепнер. - Мин әлеге урынның хәйран калырлык концерт мәйданчыгына әйләнәсенә ышанам. Проектның беренче концерты пианинода уйнаучы һәм джаз-бэнд Иван Фармаковский (Россия) белән бергә вокалчы Ив Корнелиус (Eve Cornelious, АКШ), Павел Тимофеев (барабан), Сергей Васильев (контрабас) чыгышы белән башланачак. Алга таба концертлар айга бер тапкыр үтәчәк. Без Казанга күренекле джаз һәм классик музыка йолдызларын чакырырга ниятлибез".
Казан ратушасында үтәчәк "Hotel de ville" фестивале Казан Мэриясе ярдәме белән оештырыла. Проект җитәкчесе - Динә Латфуллина, музыкаль директор - Ольга Скепнер.
kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading