16+

Казан Россиянең иң кунакчыл шәһәре дип танылган

Татарстан башкаласына килгән туристлар саны ун ел элек 400 меңгә дә тулмаган булса, быелның август аенда гына да күрсәткеч 2,2 миллионга җиткән. Республикабызга чит илләрдән 78,8 мең турист килгән, күпчелеге - Казахстаннан, Кытайдан һәм Германиядән. Мәскәү белән Санкт-Петербургта яшәүчеләр Казанны яраталар, алар - күптәнге һәм ышанычлы кунакларыбыз.

Казан Россиянең иң кунакчыл шәһәре дип танылган

Татарстан башкаласына килгән туристлар саны ун ел элек 400 меңгә дә тулмаган булса, быелның август аенда гына да күрсәткеч 2,2 миллионга җиткән. Республикабызга чит илләрдән 78,8 мең турист килгән, күпчелеге - Казахстаннан, Кытайдан һәм Германиядән. Мәскәү белән Санкт-Петербургта яшәүчеләр Казанны яраталар, алар - күптәнге һәм ышанычлы кунакларыбыз.


Туристлыкны үстерүгә теләктәшлек комитеты директоры Дарья Санникова әйтүенчә, моңа кадәр күрше-тирә республикалардан кунаклар күп булса, быел Владимир, Төмән өлкәләреннән, Красноярск краеннан һәм Себердән килүчеләр саны нык арткан.
Конфедерацияләр кубогы матчлары узган көннәрдә Казанга туристлар агымы 18 процентка күтәрелеш ясаган. Бер атна эчендә генә дә 160 мең турист бездә кунак булып киткән. Федераль миграция хезмәте мәгълүматларына караганда, туристларның күбесе Чилидан һәм Мексикадан булган. Германия, Англия, Испания, Яңа Зеландия, Австралия, Франция һәм Израиль кешеләре дә килгән.

- Матчлар барган көннәрдә кунакханәләр 93 процентка тулды, җәй айларында уртача 63 процентны тәшкил итте. Казанда туристларга урнашу кыенлыгы юк, 171 кунакханә һәм хостел эшли, - диде Дарья Санникова.

Татарстанның туристлыкны үстерү үзәге үткәргән сораштырулар буенча кунакларның 84,2 проценты Казанга ял итү һәм яңа тәэсирләр алу өчен килә.
- Сораштырылган туристларның һәр икенчесенең Казанга беренче генә килүе түгел. Элек ике-өч көн генә торган булсалар, хәзер дүрт-җиде көнгә тукталалар, - диде Дарья Санникова. - Казан Кремле, гадәттәгечә, туристлар өчен иң мәшһүр урын, Кремльдә 1 951 635 турист һәм экскурсиягә килүче булды. «Казан Ривьерасы» аквапаркына 648 719 кеше кергән. Иске Татар бистәсе популярлык яулады. «Ретро трамвай» маршруты киләсе җәйдә дә эшләячәк, Кабан күлендә һәм Казансу елгасында кече суднолар йөриячәк.

Booking.com шушы көннәрдә генә чыгарган нәтиҗәләрендә Казанны Россиянең иң кунакчыл шәһәре дип бәяләгән. «ТурСтат» агентлыгы Казанны бәрхет чоры өчен иң кулай өч шәһәр исемлегенә керткән. Бездән алда - Мәскәү белән Санкт-Петербург. Казан Яңа ел каникулы көннәрендә дә популяр, чөнки кышкы туристлык мөмкинлекләре дә зур. Татарстан башкаласы Россия Федерациясенең «Император маршруты» дип аталган туристлык сәяхәте проектына алынган.

- Узган җәй салкын булса да, Казанга туристлар килде. Татарстанның икътисади үсеше туристлык тармагы үсешенә дә уңай йогынты ясый, - диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин. - Эшлекле һәм медицина туристлыгы бик җанлы. Туристлык тармагы меңнәрчә кешене эш белән тәэмин итә.
Быел Казан Парижда тәкъдим ителгән, шундый чара озакламыйча Истанбул һәм Барселона шәһәрләрендә оештырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading