16+

Казан татар егет-кызларын барлады

Ел саен башкалабызның сылу-чибәр татар кызын һәм көчле-батыр татар егетен билгеләү матур традициягә әйләнде. Быелгы ярышның аеруча «кайнар» булачагы хакында аның катнашучылары ук сөйли.

Казан татар егет-кызларын барлады

Ел саен башкалабызның сылу-чибәр татар кызын һәм көчле-батыр татар егетен билгеләү матур традициягә әйләнде. Быелгы ярышның аеруча «кайнар» булачагы хакында аның катнашучылары ук сөйли.

Зәңгәр экраннар аша «Голос-дети» тапшыруында дөнья тамашачысын татар моңына күмгән Сәйдә Мөхәммәтҗанова - Киров районын, балачактан ук телевизор экраннарыннан төшмәгән Мәликә Мотыйгуллина Мәскәү районын яклап чыгыш ясады. Башка кызлар-егетләр дә «аһ» итәрлек иде. 
Җиде кыз – җиде якты йолдыз, җиде егет – җиде лачын үзләренең борынгы бабалары рухына тугры булуларын, үткәнебезне яхшы белүләрен дә күрсәттеләр, киләчәккә планнары белән дә уртаклаштылар. Зал тутырып килгән җанатарлар: сыйныфташлары, дуслары, укытучылары алдында саф туган телебездә сөйләделәр дә, җырладылар да. 

Ярышның икенче өлешендә танылган драматург Кәрим Тинчуринның 130 еллык юбилеена багышлап, аның әсәрләреннән өзекләр күрсәтергә кирәк иде. Егетләр-кызлар артистлык сәләтләрен тулысынча күрсәттеләр. Тамашачы «Зәңгәр шәл»дән Мәйсәрә җырын хәтта ике тапкыр ишетте, ә инде Илзирә Галимбәкова «Сүнгән йолдызлар»да Сәрвәрне уйнаганда, күз яшьләрен дә тыеп кала алмадылар. Бигрәк килештереп, чын артистларча уйнады Илзирә. «Бүген сәхнәгә менгерергә була!» дип бәяләде таләпчән тамашачы, алкышларга күмеп. Ә Авиатөзелеш районы данын яклаучы егет белән кыз Кәрим Тинчуринның укучы-тамашачыга артык таныш булмаган «Беренче чәчәкләр» әсәрен сәхнәләштергән. Жюри мәхәббәтен дә шуның белән яулады бугай Лиана. Парлап татар биюе биегәндә дә осталыкларын күрсәтергә җай чыкты. «Хуҗабикә» ярышы читтән торып, алдан үткәрелгән булса да, кызлар кулындагы бәлеш-кыстыбый, өчпочмак-пәрәмәчләр иң арткы рәттә утырган тамашачының да авыз суын китерде. Хыялларындагы татар егете, татар кызы нинди булырга тиеш икәнлеге хакында фикерләрне ишеттерү дә һәр үсмергә файдага гына булыр. 

Беренче чыгыштан соң ук жюриның эше бик авыр буласы аңлашылды. Күпләр быелгы ярышта Сәйдәгә җиңү баглаган булсалар да, алай килеп чыкмады. Кызның тыйнаклыгы талантын күмеп киттеме, әллә инде мондый ярышлардан, алкышлардан тәмам туйгандырмы – башка кызлар яктырак балкыды. Шулай итеп, «Татар кызы–2017» исеменә Авиатөзелеш районының 14нче гимназия укучысы Лиана Зәйнуллина лаек булды. Бу әлеге район өчен озак көтелгән җиңү иде. Ә инде «Татар егете-2017» исемен Мәскәү районының Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе укучысы Рамил Баһавиев йөртәчәк.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading