16+

Казан уртасында лотереяга бозау уйнаталар

Иртәгә, 5 гыйнварда, Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда (Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы) Яңа ел яллары уңаеннан бәйрәм-тамаша узачак.

Иртәгә, 5 гыйнварда, Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда (Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы) Яңа ел яллары уңаеннан бәйрәм-тамаша узачак.

Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенең матбугат үзәге җитәкчесе Алсу Нуруллина хәбәр иткән.

"Бәйрәмгә килүчеләрне мәдәни-күңел ачу программасы көтә. Төрле уеннарда катнашып, бүләкләргә ия булырга мөмкин. Шулай ук һәр кунак коймак, кайнар чәй, пылау, төрле боткалардан авыз итә ала. Уеннарда актив катнашучы һәм җиңүчеләргә бушлай лотерея билетлары бирелә. Соңыннан лотерея уйнатылачак. Төп бүләк - бозау", - дигән Алсу Нуруллина.

Бәйрәм чарасы 11.00 сәгатьтә башлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading