16+

Казан–Чаллы арасы 250 сум гына буласы

Казанда декабрь ахырында «Восточный» автовокзалы ачылачак. Бина Аграрная урамы белән Җиһанов урамы киселешендә, «Казан» агросәнәгать паркы янында урнашкан.

Казанда декабрь ахырында «Восточный» автовокзалы ачылачак. Бина Аграрная урамы белән Җиһанов урамы киселешендә, «Казан» агросәнәгать паркы янында урнашкан.

«Восточный»дан автобус­лар Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Минзәлә, Теләче, Байлар Сабасы маршрутларында хәрәкәт итәчәк.

- Беренче айларда Казан - Чаллы маршрутына билет ташламалы бәядән сатылачак, - дип хәбәр итте республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә. Димәк, тулы бәя 400 сум булса, шуның 250 сумын гына түлисең. Башка маршрутларга мондый ташлама каралмаган.

Башкалада республика клиника хастаханәсе янында «Южный», «Казан-2» тимер юл вокзалында «Северный» автовокзаллары эшли инде. Тагын әле «Компрессорный» һәм «Смарт-Сити» төзеләчәк. Бу вокзаллар - транспорт төрләренә күченеп утыру мәйданчыкларының бер өлеше. Аларда паркинглар да булачак.

Автовокзаллар челтәрен үстерүнең «стратегик» максаты бар. Татарстанда рәсми теркәлгән 40 автопредприя­тие шәһәрара 167 маршрутка хезмәт күрсәтә. Автобуслар саны - 447. Маршрутлар республикадагы 22 шәһәрне, шәһәр тибындагы 18 бистәне, 3076 авылны колачлый. Пассажирлар автобуслары ГЛОНАСС спутник элемтә челтәренә тоташтырылган.

- Ләкин Казанда пассажирларны алып китү унике урында һаман да яшертен рәвештә оештырыла. Биш йөз автобусның «заказ» буенча пассажирлар йөртүе ачыкланды. Әлеге «соры» базар үзенә ел саен бер миллиард сум тирәсе табыш ала, - ди Андрей Егоров.

Моның өстенә «заказной» автобуслар ГЛОНАСС элемтәсенә ялганмаган, пассажирлар гомеренә, сәламәтлегенә һәм милкенә хәвеф янаганда, предприятиенең гражданлык җаваплылыгы иминиятләштерелмәгән. Бу таләп үтәлмәсә, җитәкчеләргә - 40-50 мең сум, ә юридик затларга 500 мең сумнан бер миллион сумга кадәр штраф салына.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading