16+

Казанда 3 җиңел автомобиль һәм бер автобус катнашында юл һәлакәте килеп чыккан

Казанның Совет районында өч җиңел автомобиль һәм 45нче маршрут автобусы бәрелешкән.

Казанда 3 җиңел автомобиль һәм бер автобус катнашында юл һәлакәте килеп чыккан

Казанның Совет районында өч җиңел автомобиль һәм 45нче маршрут автобусы бәрелешкән.

Авария бүген иртәнге 9да Академик Завойский һәм Юлиус Фучик урамнары чатында килеп чыккан.

Шәһәр транспортында утырып барган пассажир әйтүенчә, автобус алда барган җиңел автомобильгә килеп бәрелгән, чөнки тегесе аның алдында кисәк тормозга баскан. Моннан тыш, тагын ике җиңел машина бәрелешкән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, юл-транспорт һәлакәтендә берәү дә зыян күрмәгән.

 

Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading