16+

Казанда 4063 кеше наркомания диагнозы белән исәптә тора

Ел башыннан Казанда мәктәп, урта һәм югары уку йортларындагы 2231 укучы наркотикларга каршы профилактик тикшеренү үткән.

Ел башыннан Казанда мәктәп, урта һәм югары уку йортларындагы 2231 укучы наркотикларга каршы профилактик тикшеренү үткән.

Укучылар арасында наркомания белән авыручы яки психотроп матдәләрне кулланучылар табылмаган. Шуңа да карамастан, яшьләр ял итә торган урыннарга тикшерүләр белән чыгу дәвам итә, ел башыннан күңел ачу үзәкләрендә 78 кеше тикшерелде, аларның 10ысы наркотик матдәләр кулланучылар буларак ачыкланды, ди республиканың наркология диспансеры баш табибы урынбасары, Татарстанның штаттан тыш төп наркологы Резеда Хаева. Аның
сүзләренчә, 1 октябрьгә кадәр тупланган мәгълүматлар буенча, Казанда наркомания диагнозы белән исәптә 4063 кеше тора. 3042 кеше исә наркотик матдәләрдән кирәгеннән артык мавыгучылар буларак исәптә тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading