16+

Казанда 4261 кеше эшсез буларак рәсми рәвештә теркәлгән

Быелның 1 октябренә шәһәрнең мәшгульлек үзәкләрендә 4261 кеше эшсез сыйфатында рәсми рәвештә теркәлгән, аларның өчтән бере инде яңа эш урыннарына урнашкан.

Быелның 1 октябренә шәһәрнең мәшгульлек үзәкләрендә 4261 кеше эшсез сыйфатында рәсми рәвештә теркәлгән, аларның өчтән бере инде яңа эш урыннарына урнашкан.

- Тугыз айда 2400 кеше эштән кыскартылды, ел ахырына тагын 500 эшче һәм хезмәткәрнең кыскартылуы ихтимал. Хезмәт базарында хәлләр 2008-2009 еллардагы кризис чорындагы кебек авыр түгел, шунлыктан предприятиеләр һәм оешмалар коллективларда кадрларны саклап калырга омтылачаклар,-дип өметләндерде шәһәр башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты рәисе Илдар Шакиров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading