16+

Казанда 45нче автобус маршрутының яңа тукталышы “Су анасы” дип аталган

11 сентябрьдән 45нче автобус маршруты яңа тукталышка - "Су анасы"на кадәр булачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

11 сентябрьдән 45нче автобус маршруты яңа тукталышка - "Су анасы"на кадәр булачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Искәртеп үтик, июль аенда яңа тукталыш мәйданчыгы һәм әйләнеп борылу урыны ясала башлаган иде. Бу исә 45нче автобус маршрутын озынайту мөмкинлеген бирде. Август ахырында яңа тукталышка исем бирү буенча җәмәгать тавыш бирүе игълан ителгән иде. Киләсе атна башыннан автобус Аракчино шоссесы - 2нче Иске Аракчино - Приволжская урамнарыннан үтә, аннан үз маршруты буенча дәвам итә.

Маршрут режимы үзгәрмәячәк, дип ышандыралар Казанның транспорт буенча комитетында.

Яңа тукталышны «Приволжская», «Новостройка», «Гипсовая», «Красная горка», «Волжская», «Добрый город», «Алтын балык» һәм «Су анасы» дип атарга дигән тәкъдимнәр булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading