16+

Казанда Африка студентын үтерү буенча җинаять эше кузгатылды

Казанда Чад республикасының 24 яшьлек студентының үле гәүдәсе табылу буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткән.

6 февральдә 22 сәгатьтә Гадел Кутуй урамындагы йорт янында Казан (Идел буе) Федераль университетының 24 яшьлек студент гәүдәсе күкрәк читлегенә күпсанлы кадау-кисү яралары һәм ачык баш сөяге җәрәхәте белән табылган булган.

Җинаять эшен Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча беренче бүлегенә тапшыру карары кабул ителгән.

Искәртеп үтик, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның баш прокуроры Илдус Нәфыйков белдерүенчә, Татарстан прокуратурасы Чад республикасы студентын үтерү турындагы эшне аерым контрольгә алган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading