16+

Казанда акча алыштырам дип алдау очраклары теркәлгән

Казанда сатучыларны акча алыштырып алганда ялганлауның 8 очрагы теркәлгән.

Казанда сатучыларны акча алыштырып алганда ялганлауның 8 очрагы теркәлгән.

Узган елның декабрь ахырында полициягә төрле сәүдә нокталарыннан кибет вәкилләре мөрәҗәгать итә башлаган. Мошенниклар китергән гомуми зыян 40 меңнән арткан, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Мошенниклар билгеле бер схема буенча эш иткәннәр: 100 сумлык әйбер сатып алганда, 5 меңлек акча белән түләгәннәр. Аннары, сатучы 5 меңнән сдача биргәндә генә, вак акча табылды, дигән булып, теге 5 меңлекне кире алганнар. Юри сөйлләштереп сатучының башын бутыйлар, нәтиҗәдә, ул акчаны кире бирүен онытып, сдача акчасын санап бирә. Эш азагында гына акча җитмәвен ачыклана.
Барлык фактлар буенча “Мошенниклык” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading