16+

Казанда «алма бәйрәме» уздырыла

19 августта Казанның Урицкий исемендәге паркында "Алма спасы" фестивале узачак. Быел ул бишенче тапкыр уздырыла. бу хакта шәһәр мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә.

19 августта Казанның Урицкий исемендәге паркында "Алма спасы" фестивале узачак. Быел ул бишенче тапкыр уздырыла. бу хакта шәһәр мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә.

"Московский" Мәдәният һәм спорт үзәге инициативасы буенча уздырыла торган фестиваль программасына фольклор коллективларның чыгышлары, күнгә бизәк төшерү һәм балчыктан әвәләп ясау буенча осталык класслары кебек чаралар кертелгән. Паркта пирог, как, алма чәе кебек ризыклардан торган рәтләр, кәсепчеләрнең тукымадан ясалган курчак, бөти, агач һәм күннән ясалган әйберләре тәкъдим ителәчәк.

14.00 сәгатьтә башланачак фестиваль кунакларын халык уеннары, Казан һәм башка шәһәрләрнең фольклор коллективлары чыгышлары көтәчәк, ди оештыручылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading