16+

Казанда автобус бәрелеп, 15 кеше зыян күргән (ВИДЕО)

Кичә Казанның «Оргсинтез» бассейны янында 33нче пассажир автобусы баганага бәрелгән. Нәтиҗәдә 15 кеше җәрәхәтләнгән. Хәзерге вакытта өч кеше шәһәрнең 7нче хастаханәсендә дәвалана.

Һәлакәт Ямашев проспекты белән Ибраһимов урамы киселешендә булган. Җәрәхәт алучылар арасында балалар юк. Һәлакәт урынына шунда ук берничә «Ашыгыч ярдәм» машинасы килгән. Автобус бәрелүе нәтиҗәсендә, юлда «бөке»ләр хасил булган. Хәзерге вакытта авариядә гаепле кешене ачыклау эше бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading