16+

Казанда авыл хуҗалыгы азык-төлеге белән сату итүдә яңа мәйданнар булдырыла

Алар 11 февральдән башлап, шимбә көннәрендә эшләячәк. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Алар 11 февральдән башлап, шимбә көннәрендә эшләячәк. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Өстәмә мәйданнар Чех базары артында Достоевский урамында, Краснококшайская урамындагы 150/2 йорт янында(«Җиләк бистәсе -Ягодная Слобода» сәүдә комплексы янәшәсендә) һәм Юдино бистәсендә Ильич урамы 1 йорт янында (Тимер юлъчылар мәдәният сарае каршында) оештырылачак.
Азык-төлекне иртәнге 7.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр алып булачак, дип җиткерә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Искәртеп үтик, Татарстан башкаласында авыл хуҗалыгында җитештерелгән азык-төлек белән сәүдә итү һәр көнне 7 чатырлы мәйданнарда: Ю.Фучик урамы,72; Липатов урамы, 7; Зәкиев урамы, 12; Дементьев урамы, 7; .Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә; Батыршин урамы, 20 һәм Лаврентьев урамы, 10 адреслары буенча бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading